Путинның кайда ял итүе билгеле

Путинның кайда ял итүе билгеле
Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол үзенең социаль челтәрендә Россия Президенты Владимир Путинның себер тайгасында ял итүен сурәтләгән видео куйган. Бу кадрларда Тува манзаралары, дип язган ул тува телендә.

Видеода таяк тоткан Путин болында йөри.


Путинга бүген 67 яшь тулды. Бу уңайдан ул урманда ял итә. Путин янында дусты, оборона министры Сергей Шойгу да бар.

Президентның ял итүе турында пресс-секретарь Дмитрий Песков сөйләгән.

Путин март аенда да биредә ял иткән иде, ул вакытта Шолбан Кара-оол Президентның шашлык кыздыруы һәм халык белән аралашуы турында язган иде.

Былтыр Август аенда Путин Енисейда ял итте. 2017 елда да ялын монда уздырды.