Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртәгәдән Казанда метрога билет бәясе ничә сумга арта?

Транспорт һәм банк карталары белән түләгән очракта юл йөрү бәясе элеккечә калачак.

news_top_970_100
Иртәгәдән Казанда метрога билет бәясе ничә сумга арта?
Илнар Төхбәтов

5 август көнне Казан метрополитенында кулдагы исәп-хисап өчен тариф арттырылачак. Ул 30 сумнан 35 сумга кадәр була. Транспорт һәм банк карталары белән түләгән очракта юл йөрү бәясе элеккечә калачак — 27 һәм 30 сум. Юл йөрү билетларының бәясе үзгәрми. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, җир өсте җәмәгать транспортында кулдагы акча исәбенә юл йөрү бәясе 2021 елның 1 мартында ук үзгәрде.

Бүгенге көндә юл йөрү өчен кәгазь акча белән 15 процент чамасы метрополитен пассажиры түли, шул ук вакытта көн саен җир асты юлларыннан 85 мең пассажир файдалана. Шул рәвешле, күпчелек өчен юл йөрү хакын түләү күләме үзгәрмәячәк.

Бу үзгәрешләр пассажирларны акчасыз түләүгә күчүгә стимуллаштырырга, түләүләрнең үтә күренмәлелеген арттырырга, шулай ук акчаның әйләнешен булдырмаска ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100