Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавируска прививка ясатканнан соң бер гаиләдә өч кеше үлү сәбәбен табиб аңлатты

Мәктәптә укучы кыз бала ятим калган.

news_top_970_100
Коронавируска прививка ясатканнан соң бер гаиләдә өч кеше үлү сәбәбен табиб аңлатты
https://pixabay.com

Краснодар шәһәрендә коронавирустан вакцинаның беренче прививкасын кадаганнан соң, бер гаиләдә ире, хатыны һәм әби кеше вафат булган, мәктәптә укучы кыз бала ятимә калган. Әлеге вакыйга турында белгечләр аңлатма биргән. Бу турыда РИА Новости сәламәтлек саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Беренче прививка ясаткач, 10-12 көн уза һәм бу кешеләрдә COVID-19 авыруы булуы ачыклана. Шул сәбәпле вакцинация туктатыла, дигән агентлык чыганагы.

Моңа кадәр матбугат чаралары Краснодарда яшәүче кыз баланың анасы, атасы һәм әбисе коронавирустан прививка ясаткач берничә көн эчендә үлде, дие язган иде. 

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко матбугат чараларында чыккан хәбәрләрне тикшерергә кушкан. Краснодар крае буенча Росздравнадзор тикшерү башлады.

«Яңа коронавирус инфекциясе инкубацион чорында булган килеш, бу кешеләр 26 июньдә вакцинациянең беренче этабын уза. Аларда катлаулы соматик авырулар була. Бу — шикәр диабеты белән авырыйлар, гемодиализда булалар. Яңа коронавирус инфекциясе белән авыру сәбәпле, вакцинация туктатыла. 10-12 нче көндә яңа коронавирус инфекциясе раслана», — дигән агентлык чыганагы.

Аның сүзләренчә, бу кешеләрнең үлеме вакцинация белән түгел, соңгы формада COVID-19 белән авырудан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100