Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майга кадәр ял: Covid-19 таралуга бәйле рәвештә Путин кабат халыкка мөрәҗәгать итте

Россия Президенты Владимир Путин эшләми торган көннәрне озайтты, төбәк җитәкчеләренә өстәмә вәкаләтләр бирде, табибларга рәхмәт әйтте.

news_top_970_100
Майга кадәр ял: Covid-19 таралуга бәйле рәвештә Путин кабат халыкка мөрәҗәгать итте
kremlin.ru

Эшләми торган көннәр ай азагына кадәр озайтыла

Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган атна 30 апрельгә кадәр озайтылачак. Моңа кадәр 25 мартта РФ Президенты, коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен, 28 марттан 5 апрельгә кадәр атнаны эшләми торган атна дип игълан иткән иде. Ял көннәре өчен хезмәт хакы түләнәчәк дип ышандырылды.

«Безгә яный торган куркыныч әле саклануын аңларга кирәк. Вирусологлар әйтүенчә, эпидемия пигы әле узмаган, шул исәптән, Россиядә дә. Моңа бәйле рәвештә, эшләми торган атнаны 30 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул ителде. Хезмәт хакы сакланачак», — диде Путин.

Владимир Путин коронавирус буенча вазгыять төрле төбәкләрдә төрлечә булуын искәртте. Халыкның хакимият, табиблар күрсәтмәләрен үтәүгә игътибарлы булачагына ышанычын белдерде.

Коронавируска каршы көрәштә эш урыннарын саклау — өстенлекле сорау

«Эпидемиягә каршы көрәш чаралары белән беррәттән, гражданнарның эш урыннарын һәм керемнәрен саклап калу да мөһим. Бу Хөкүмәт, төбәкләр, бизнес өчен өстенлекле бурыч. Нәтиҗәле, тотрыклы эшләүче икътисад безнең төп бурычларны хәл итүнең нигезендә ята. Шул исәптән, сәламәтлек саклау тармагында да», — диде Путин.

Президент алга таба да халыкны хакимият, табиблар, белгечләр таләпләренә игътибарлы булуларын сорады. «Кыска гына бу атна да, вазгыять авыр булуын аңлаганда, куркынычларны киметә алуыбызны күрсәтте. Алга таба шулай җаваплы булып, килешеп, хәлне алдан күреп эш итәрбез дип ышанам», — диде Путин.

Коронавирусны кисәтү буенча төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәк

«Вазгыять аерым муниципалитетларда төрлечә. Мәскәүдә федераль, шәһәр хакимияте тырышлыгына карамастан, вазгыятьне әлегә үзгәртеп булмый. Кайбер төбәкләрдә коронавирус куркынычы зур, шулай ук, әле бер очрак та булмаган төбәкләр бар. Бу үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Моңа бәйле рәвештә, субъект башлыкларына минем указ буенча өстәмә вәкаләтләр биреләчәк», — диде Россия Президенты Владимир Путин.

Путин әйтүенчә, атна азагына кадәр төбәкләр үз территориясе өчен оптималь булган профилактика чараларының конкрет җыелмасын билгеләргә тиеш булачак.

«Объектив вазгыятькә карап, төбәкләр минем указ нигезендә нинди режим кертүне үзе тәгаенли. Кайсы учреждениеләр, оешмалар эшен туктата алуын, ә кайсы эшен дәвам итә алуын хәл итәчәк», — дип ачыклык кертте.

«Әгәр кайбер предприятиеләр, белем бирү, фәнни оешмалары өчен өстәмә чикләүләр кирәк булса, төбәкләр бу карарны федераль Хөкүмәт белән килештерергә мәҗбүр булачак. Төрле дәрәҗә хакимиятләр арасында багланышлар урнаштыру мөһим», — диде Путин. Федераль округларда вәкаләтле вәкилләргә төбәкләрдәге эшне координацияләргә күрсәтмә биргәнен әйтте.

Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин

Президент сүзләренчә, халык сәламәтлеген саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү зур әһәмияткә ия.

«Вазгыять ничек баруга карап, өстәмә карарлар кабул итәчәкбез. Вазгыять мөмкинлек бирсә, эшләми торган көннәрне кыскартырга да мөмкинбез», — диде Путин.

Чикләүләр кертелгән режим кысаларында, хакимият органнары, өзлексез производство предприятиеләре, медицина учреждениеләре, даруханәләр, көнкүреш өчен беренче кирәк-ярак товарлар кибетләре, тормышны тәэмин итү хезмәтләре эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

Табиблар эпидемиягә каршы алгы чиктә көрәшә

Президент эшләми торган атна вакытны авыруны җиңәргә, чирнең таралуын кисәтү чараларын башкарырга, сәламәтлек саклау ресурсларын үстерергә мөмкинлек биргәнен әйтте.

Эшләми торган атнада табиблар, шәфкать туташлары, медицина оешмалары хезмәткәрләре гел эштә булды. Президент табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтен белдерде. «Нәкъ менә алар хастаханәләрдә эпидемияне тоткарлап тора, авыруларны дәвалыйлар. Илнең барлык гражданнары медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләренә кушылыр дип ышанам», — диде.

Президент волонтерларны, ирекле ярдәмчеләре, битараф булмаган кешеләрне аерым искә алды. Хакимият киңәшләрен үтәгән илдәге барлык кешеләргә рәхмәт әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100