Путинга шалтыраткач, Якутиядә яшәүче малайга «Кэскилээнэ» исемле сыер биргәннәр | intertat.tatar

Путинга шалтыраткач, Якутиядә яшәүче малайга «Кэскилээнэ» исемле сыер биргәннәр

Дүрт ел элек бу гаиләнең йорты да янып беткән булган.

Якутиянең Арылах авылында яшәүче малай Россия Президенты Владимир Путин белән «Туры элемтә» вакытында сыер сораган иде. Хәзер аңа «Кэскилээнэ» исемле сыер биргәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Видеодан күренгәнчә, сыер көрән төсле.

Малай «туры элемтә» вакытында шалтыратып, аларның гаиләсенә сыер алышуларын сораган. Аның соравын Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырганнар.

Аннары министрлык малайның гаиләсенә «Агоростартап» программасында катнашырга тәкъдим иткән. Шуннан грант биргәннәр. Грант акчасына сыер алганнар.

Моннан тыш, малайның гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга да ярдәм итәргә җыеналар. Дүрт ел элек аларның өе янган булган, диелә хәбәрдә.