Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында урамга чыгып йөрер өчен пропускны ничек алырга була?

Татарстан Хөкүмәте үз-үзеңне изоляцияләү вакытында махсус пропуск алу тәртибен раслады.

news_top_970_100
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында урамга чыгып йөрер өчен пропускны ничек алырга була?

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Татарстан халкына урамга чыгып йөрү хокукы бирә торган махсус рөхсәт бирү тәртибен гамәлгә кертә торган карарны имзалады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында урамга чыгып йөрер өчен пропуск алыр өчен кыска номерга хәбәр җибәреп махсус SMS-сервиста теркәлергә кирәк.

Гражданин 2590 номерына бушлай СМС җибәрә: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Имя Отчество#серия и номер паспорта#адрес фактического места проживания#Согласен(а) на обработку персональных данных (в качестве примера – РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных

Соңыннан 2590 номерына «ЦЕЛЬ» тексты белән урамга чыгып йөрү максатларын язып җибәрергә кирәк.

Рөхсәтне судка бару, балигъ булмаган балаларны белем бирү оешмаларын йөртү, медицина яки ветеринария оешмаларына бару, кеше җирләүдә катнашу һәм паспорт алу яки аны яңарту өчен алырга мөмкин. Моннан тыш, дачага баркайту, почта яки кредит оешмаларына мөрәҗәгать итү өчен дә рөхсәт алып була. 

Шулай ук авыру туганнарга дарулар, азык-төлек һәм башка мөһим әйберләр илтү яки аларга ярдәм итү өчен дә рөхсәт теркәргә мөмкин, диелә карарда. 

Гражданин уникаль кодлы SMS-хәбәр алган очракта гына чыгып йөрү рөхсәт ителгән була. Кодта аның гамәлдә булу срогы күрсәтелә.

Ә эшкә йөри торган кешеләрдән хезмәт җиреннән бирелә торган белешмә таләп ителә. Әлеге белешмә эш белән бәйле булмаган килеш, Татарстан территориясе буенча йөрү хокукы бирми.

Дарулар һәм азык-төлек илтә торган волонтерларга йөрү өчен белешмәләрне Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы бирәчәк.

Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта, шулай ук якындагы кибеттә азык-төлек сатып алганда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп ташларга чыкканда рөхсәт алу таләп ителми.

Тик машинада күмәкләп йөргән очракта, барлык пассажирларга һәм шоферга рөхсәт кирәк булачак, диелә карарда.

РФ Федерация Советы 31 мартта административ хокук бозулар турында РФ кодексына төзәтмәләрне хуплады. Инфекция таралу куркынычы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен коронавирус йоктырмаган гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Вазифаи затлар өчен 50 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф каралган. Ә юридик затларга 200-500 мең штраф яки эшчәнлекне 30 тәүлеккә кадәр туктатып тору яный.

Әгәр бу хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки кеше вафат булган, әмма җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан 150-300 мең, вазифаи затлардан 300-500 мең, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 миллионга кадәр штраф түләтәчәкләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100