Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та милли костюмнан чыгыш ясады

Френч киеп халык алдына беренче тапкыр 2019 елның декабрендә Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Кичә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең Instagram аккаунтында видео урнаштырды. Ул анда элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык алдына чыкканда кигән костюмга охшаган френч киеп чыгыш ясый. Бу хакта ТНВ телеканалы сайтында хәбәр иттелә.

«Бу башкорт сословиесе киеме»

Шулай ук бүген үзенең Facebookтагы аккаунтында Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм «Башинформ» АҖ директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов та шуңа охшаш френч киеп, халык флешмобын хуплап фото урнаштырды.

Френч тарихы турында Ростислав менә нәрсәләр сөйләгән:

— Дизайнер Радик Хәйруллин архивларда безнең хәрби сословие, башкорт казаклары киеме — френч тапты. Ул безнең тарих һәм этнос турында искәртә, бу костюм хәрби кительгә охшаган. Мәсәлән, костюмдагы кыек җөй башкортларның җайдак булуын һәм бу киемдә атка атланып йөрү уңайлы булганын сөйли. Мин дизайнер эскизларны карап ясаган фотоларны күрдем, алар бик охшаган һәм шуңа күрә нәкъ кыек линияле костюмнар хәзер Уфада популяр, аларны күпләр сатып алды инде.

Безнең башлык (Радий Хәбиров) инде мондый костюмны алды, белүемчә аңа аны хатыны сатып алган. Соңгы вакытта безнең республикада мондый җиңел, этник мотивлар бик популяр. Хәзер дөньяда этника популяр, шул исәптән Татарстанда да, шуңа күрә шушындый әйберләр таралганда мин бик сөенәм. Бу этник мотивлар белән эшләнгән һәм шул ук вакытта стильле һәм кызыклы, мондый киемдә үзеңне күрсәтмәү гөнаһ булыр иде.

«Бу бик уңайлы»

Френч киеп халык алдына беренче тапкыр 2019 елның декабрендә Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Ә быелның март аенда Татарстан Президентының журналистлар белән очрашуында кайбер хезмәткәрләр шундый ук френчны кияргә теләүләре турында әйткәннәр иде.

— Бу бик уңайлы. Галстуклар шулкадәр туйдыра. Ә бу безнең традицион татар стиле. Без үз традицияләребезне сакларга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТНВ хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнехановның шимбә көнне һәм мәдәни чараларга френчын киюен әйтте.

— Рөстәм Нургалиевич, эш көннәрендә дә милли костюм мотивларын заманча интерпретацияләү элементларын кулланырга мөмкин булуын шәхси үрнәгендә күрсәтә. Ул безнең республика җитәкчеләрен һәм барлык теләүчеләрне мөмкин кадәр шушындый кием-салымга күчәргә чакыра. Рөстәм Нургалиевич мондый киемне шимбә көннәрендә дә, ниндидер бәйрәм, мәдәни чараларга да кия, аңа бу кием бик якын һәм бик ошый. Аннан кала, Әсгать Әхмәт улы Сәфәров та шундый ук кием кия, башка җитәкчеләр дә бу трендны хуплыйлар, — дип сөйләде Галимова.

Ә Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова ТНВның интернет-редакциясенә сөйләгәнчә, бу өс киеме казакин дип атала, ә френч ул казакинга охшаган заманча кием төре.

— Казакин — татарларның традицион киеме, шулай ук ул башкортларда да очрый. XIX гасырда күренә башлый һәм XIX гасыр ахырында XX гасыр башында татар интеллигенциясе киеме итеп кабул ителә башлый. Ул караңгы төстәге, фабрика тукымаларыннан тегелгән язгы-көзге өс киеме. Ә баштарак чорларда халатсыман, чапан тибындагы кием була. Чапан чабуының озынлыгы балтырга яки тезгә кадәр җитә, озын җиңле, күтәртмә якалы була, өске өлеше ыргакка эләктерелә. Җитеш тормышлы кешеләр кия торган казакинда кесә тишеме, шулай ук күкрәк өлешендә сәгать өчен кечкенә кесә булган. Шулай ук казакаинны традицион чалбар һәм күтәртмә якалы, уртада кисемле күлмәк белән кия торган булганнар. Шуны да әйтергә кирәк, соңгы 10-15 елда мода йогынтысында мондый костюмнар безнең көнкүрешкә үтеп керә башлады. Татарстан Президентының күтәртмә якалы озын пиджаклар киеп йөрүен исәпкә алсак, бу үз тамырларына, асылыңа әйләнеп кайту символы булып тора, — дип сөйләде Динә.

Френчның килеп чыгышы тарихына да күз салырга кирәк. Берьюлы берничә тенденцияне берләштереп, кара төсләрдәге френчлар (китель, пиджак) беренче тапкыр брендларның коллекцияләрендә тарала. Ә хәзер исә татар һәм башкорт дәүләт хакимияте вәкилләрендә законлы рәвештә күренә. Бу трендның ачык чагылдырылган социаль подтексты бар.

Мондый өлгеле френчлар һәрчак якалары белән аерылып тора –сәдәф белән эләктерелә торган йомшак катламлы яки йомшак күтәртмәле була. Алар киселгән яки хлястик белән көйләнә торган манжетлы, шулай ук күкрәк өлешендә тегелгән һәм сәдәф белән эләктерелә торган зур кесәле була.

Шуны да әйтергә кирәк, френч (костюм) әһәмиятле кием, аеруча ир-егетләр гардеробында.