Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан прививка ясатырга теләмәүчеләргә өйдә утырырга киңәш иттеләр

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович вакцина ясатмаучылар үзләрен дә, башкаларны да куркыныч астына куя дип саный.

news_top_970_100
Ковидтан прививка ясатырга теләмәүчеләргә өйдә утырырга киңәш иттеләр
Михаил Захаров

Коронавирустан вакцина ясатырга теләмәгән кешеләргә өйдә утырырга һәм беркая да чыкмаска киңәш иттеләр. Бу турыда Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович әйткән. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

«Авыру яңа, катлаулы, явыз, сәламәтлек өчен зур нәтиҗәләргә ия, прививка ясатмау карары икеле нәтиҗә бирә — сез үзегезне дә куркыныч астына куясыз, инфекцияне башкаларга да күчерү ихтималы ясыйсыз», — дигән Вуйнович онлайн форматтагы «Пандемия вакытында иммунитет. Вируслардан ничек сакланырга?» дигән түгәрәк өстәл вакытында.

«Вакцинация узмаган кешеләргә иммунитетны ныгыту өчен нишләргә?» - дигән сорауга җавап итеп, Вуйнович бернинди дә киңәш бирә алмавын әйтә. «Кайбер инфекцияләр вакытында иммунитет көчле булган очракта да ярдәм итеп булмый», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100