Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә янгында дүрт нәни баласы үлгәч, 23 яшьлек әни кешене тоткарлаганнар

Мәрхүм сабыйларның олысына 4 яшь, иң кечесенә әле 1 яшь тә тулмаган.

news_top_970_100
Киров өлкәсендә янгында дүрт нәни баласы үлгәч, 23 яшьлек әни кешене тоткарлаганнар
Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

30 октябрьдә Киров өлкәсенең Ложкари авылында фаҗига була. Өч катлы торак йорттагы бер фатирда янгында дүрт бала үлә. Сабыйларның олысына 4 яшь, кечесенә 8 ай була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Сөрем газы белән агуланып үлүче балалар 2016, 2017, 2018 һәм 2020 елда туган. Янгын вакытында әти кеше эштә була, әни кеше исә өйдә булмый, аны дустында кунакта табалар. Ул ни сәбәпле балаларын үзләрен генә калдырып чыгып китүен аңлатып бирә алмый. Бу хатынга карата җинаять эше ачылган, диелә әлеге хәбәрдә.

Дүрт баласын үзләрен генә фатирда калдырып чыгып киткән хатынны тоткарлаганнар. Бу турыда өлкә прокуратурасына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Фаҗига булыр алдыннан 23 яшьлек әни кеше дүрт нәни баласын фатирда бикләп калдыра. Ул балаларның гомерен куркыныч астына куя. Ул фаҗига урынына килеп җиткәндә, балалар һәлак була инде. Җинаятьтә шикләнелүче хатын тоткарланды», диелә хәбәрдә.

Төбәк хакимияте белешмәсе буенча, бу гаилә 2019 елдан бирле балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиядә хисапта тора. Ир белән хатын ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән, фатирда антисанитария шартлары булган, азык-төлек һәм даими хезмәт хакы алмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100