Армиядән кайтышлый югалган егет Чаллыда качып яткан

Башкортостан егете 22 яшьлек Азат С. армиядән кайтышлый югалган.

2017 елның 5 декабрендә ул "Уфа" станциясендә поезддан төшәргә тиеш булган. Тик туганнары аны поезддан төшкәнен күрмәгән. Әнисе перронда улын көткән, телефоннан да элемтәгә чыга алмаган.

Менә хәзер егетнең табылуы турында "Башинформ" язды. 

Азат шушы көнгә кадәр Чаллыда яшәп яткан. Армиягә киткәнче ул шунда укыган булган. Туганнарына ни өчен шундый хәсрәт китергән бу егет - ул турыда мәгълүмат юк.