Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербург депутаты хатынын үтергән һәм ярымшәрә килеш куаклар арасына качкан

Ир белән хатын 30 ел бергә яшәгән, ире гомере буе хатынын эштән каршы алып, кайгыртып торган.

news_top_970_100
Петербург депутаты хатынын үтергән һәм ярымшәрә килеш куаклар арасына качкан
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта 55 яшьлек депутат Игорь Ш. үзенең 60 яшьлек хатынын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Игорьның дусты бу хәлгә шакката. Әле берничә көн элек кенә ул Игорьне хатыны белән бергә күргәнен сөйли. Игорь хатынын гел эштән каршы ала. Хатын атлар клубында эшли. Бу пар 30 ел бергә яшәгән, Игорь гомере буен хатынын кайгырта, әле күптән түгел генә коронавирустан дәвалый, дип сөйли әлеге гаиләнең танышы.

Җинаять урынын күргәч, тикшерүчеләр дә бик каты гаҗәпкә кала. Бар җирдә дә — кухня, йокы бүлмәсе — кан була. Мәрхүмә хатын йөзтүбән ята, аның янында пычаклар, чәнечкеләр була. Өйдә тәрәзәләр дә ватылып беткән. Игорь үзе ярымшәрә, флаг белән төренгән. Ул өйдән читтәрәк куаклар арасында утыра, үз-үзенә кул салмакчы була, адекват түгел, сорауларга да җавап бирә алмый, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» мәгълүматы буенча, депутат хастаханәдә, аны кулга алмаганнар. Якын арада судмедэкспертиза билгеләнәчәк. Аның хатынын кайчан үтергәне дә төгәл билгеле түгел, Бәлки бу төнлә булгандыр.

Йортның икенче яртысында күршеләр — балалы гаилә яши. Ләкин алар берни дә ишетмәгән. «Беркайчан да талаш ишеткәнем булмады. Бик тыныч гаилә иде. Мәетне тапкан көнне өй янына машина килеп туктады. Аннан яшь ир-ат чыкты, ул ишеккә шакыды, кычкырды. Аннары өйдә кем беләндер сөйләште. Ул ишекне ачарга сорады. Ләкин мин бу вакытта күршедә шундый коточкыч вакыйга булып ята дип башыма да китермәдем», — ди күршедә яшәүче ир-ат.

Әлегә бу җинаятьнең сәбәпләре ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Соңрак депутат Игорь Ш. ны кулга алулары билгеле булды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр депутат кадый-кисә торган предмет ала, хатынына шуның белән берничә тапкыр суга, хатын имгәнә һәм урында ук үлә, дип фаразлый.

«28 сентябрьдә Комарово бистәсендә хатын-кыз мәете табыла. Тиз арада җинаятьтә шикләнелүчене тоталар. Ул — мәрхүмә хатынның ире — муниципаль депутат Игорь Ш. Башта ул җинаять урыныннан китеп, өй тирәсендә качып торган», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100