Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртәгә ун яшь туласы иде». Кибеттәге кондиционердан ток суккан нәни малай үлгән

Әнисе су сатып алган вакытта, бала җайланмага орынган.

news_top_970_100
«Иртәгә ун яшь туласы иде». Кибеттәге кондиционердан ток суккан нәни малай үлгән
https://pixabay.com

Түбән Тагил шәһәренең Җиңү урамында төнлә белән бер хатын 9 яшьлек улын ияртеп урамга чыга. Бала эчәргә сорый һәм алар кибеткә керәләр. Әлеге фаҗига турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Алар икесе бергә кибеткә керә. Аннары бала үзенә эссе буулын әйтә һәм урамга чыгып торырга сорый. Малай кибетнең баскыч төбенә чыга һәм аны ток суга», — дип аңлатканнар прокуратурада.

Шаһитлар сүзләренчә, малай кондиционерны вандаллардан саклый торган рәшәткәгә орына. Кондиционер баскыч төбенең сул ягында стенага беркетелгән. Орынгач, баланы ток суга, ул җиргә егыла. Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин малайны коткара алмыйлар, ул һәлак була.

«Балигъ булмаган балага иртәгә ун яшь тулган булыр иде. Прокуратура тикшерү эшләре башлады. Балигъ булмаган балаларның гомерен һәм иминлеген саклау буенча законнар үтәлешенә, кулланучы хокукларын яклау буенча законнар үтәлешенә, шул исәптән кибеттә җиһазлар куелышына, хокукый бәя биреләчәк», — диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100