Башкортстанда үсмер баланы көчләүчене эзлиләр

15 яшьлек үсмер кызны мәсхәрәләү гаражлар эчендә булган дип фаразлана.

Башкортстанда 15 яшьлек үсмер кызны көчләгән билгесез ир-атны эзлиләр. Җинаять Мәләүз шәһәрендә кичә кылынган. "Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе мәгълүматлары буенча, бу хәл гаражда булган.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсе "көчләү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, тикшерү бара, вакыйганы белгечләр өйрәнә.