Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер хатынның эчендә 20 килолы шеш үскән

Чаллы онкология диспансеры табиблары беренче тапкыр шундый операция ясаган.

news_top_970_100
Чаллыда бер хатынның эчендә 20 килолы шеш үскән
https://pixabay.com

Чаллы онкология диспансеры табиблары авыру хатынның эченнән 20 кило авырлыктагы шеш кисеп алган. Биредә беренче тапкыр шундый операция ясаганнар. Бу турыда chelny-biz.ru хәбәр итте.

48 яшьлек хатын корсагы бик тиз үсә башлагач, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Аннары аны тикшерәләр. Табиблар консилиум җыя һәм шешне алып атарга дип карар кабул итә.

Операция дүрт сәгать чамасы була. Шеш белән бергә хатынның уң яктагы бөерен дә алып ташларга туры килә.

Операция 19 ноябрьдә була, ун көн узгач, бу хатынны өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр итте «Татарстан 24» каналы.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, Раушания исемле хатын Алабугада яши. Шеш ел ярым элек барлыкка килгән. Башта ул акрын үскән, аннары Раушаниянең корсагы 15 атналык авырлы хатынныкы кадәр булган.

«Мин шеш бар дип уйламадым да, бүсер дип уйлаган идем. Гел таза булдым, корсагым да гел бар иде. Аннары ябыга башладым, ә корсагым калды. Йөкле хатын кебек идем, мине котлый башладылар», — дип сөйли Раушания.

Хәзер аның хәле яхшырган, табиблар уңай фаразлар бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100