Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юбилей үткәрергә барганнар иде». Төркиядә үлгән турист Башкортстан кеше булган

60 яшьлеген үткәрергә чит илгәч баргач, ир белән хатын икесе дә авырый башлый. Хәзер Төркия хастаханәсендә дәвалану өчен әҗәтне түләмичә, ирнең мәетен Россиягә алып кайтып булмый.

news_top_970_100
«Юбилей үткәрергә барганнар иде». Төркиядә үлгән турист Башкортстан кеше булган
https://pixabay.com

Төркиянең Анталья курортында Россия туристы үлүе турында хәбәр бүген таралган иде. Ял итәргә килгәч, COVID-19 белән авырып вафат булган Россия туристы Башкортстан кешесе булган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Башкорстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты Төркиядә коронавирустан вафат булган Сергей Андрианов гаиләсенә ярдәм итәчәк. 60 яшьлек ир-ат шушы көннәрдә Төркия хастаханәсендә үлгән, диелә бу хәбәрдә.

«Московский комсомолец» сайты белешмәсе буенча, Андриановлар гаиләсе сентябрь азагында Анталиягә юбилей уздырырга бара. Мәрхүмгә 1 октябрьдә 60 яшь тулган. Ял итәргә барып җиткәч, бераздан ир белән хатын икесе дә авырый башлый. Алар үзләре дәваланып карыйлар, тик бу ярдәм итми. Берничә атна узгач, Сергей биредәге клиникада үлә. Аның хатыны чит илдә ялгызы кала, аларның дәваланган өчен клиникага бурычы да була.

Башкортстанның «Вести» каналына Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева аңлатма биргән.

«Хәзер Россиянең Антальядәге генераль консуллыгы мәрхүмнең мәетен Россиягә кайтару буенча сөйләшә. Туристларга төрек муниципаль клиникасында дәваланган өчен хисап биргәннәр, шул әҗәтне түләмичә мәетне алып кайтып булмау эшне катлауландыра. Республика Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча бу сорау контрольгә алынды, әҗәт түләнәчәк. Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты мәрхүмнең туганнары белән элемтәдә, аларга мораль һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелә», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100