Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда әти-әнисенең ишегалдына төшәргә маташкан парапланерист һәлак булган

46 яшьлек параплан белән идарәсен югалткан, парашют белән төшмәкче булган, тик ул ачылмаган.

news_top_970_100
Татарстанда әти-әнисенең ишегалдына төшәргә маташкан парапланерист һәлак булган
https://pixabay.com

28 июльдә Татарстандагы Татар Томбарлысы авылы янында парапланерист һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче 46 яшьлек ир-ат парапланнан егылып төшә. Авыл янындагы кырга 50 метр биеклектән егылып төшкән кеше имгәнә. Берничә сәгатьтән ул хастаханәдә вафат була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Якынча версия буенча, ир-ат Татарстанга әти-әнисе янына килгән. Ул туганнарының ишегалдына параплан белән төшеп утырмакчы булган. Ләкин очкан чакта җил каты искән һәм ир-ат идарәсен югалткан. Ул парашют ярдәмендә төшмәкче булган. Кызганычка каршы, парашют ачылмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100