Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр ир-ат бер тәүлек дәвамында йөкле хатынын кыйнап, имгәтеп бетергән

Ир хатынын эштән алып, урлап киткән, аннары хастаханәдә хатынның баласы төшкән.

news_top_970_100
Эшмәкәр ир-ат бер тәүлек дәвамында йөкле хатынын кыйнап, имгәтеп бетергән
https://pixabay.com

Екатеринбург шәһәренең Верх-Исет район суды 39 яшьлек эшмәкәр Дмитрий Т.ны кулга алу турында карар чыгарган. Дмитрий Александра исемле хатынын урлап алып киткән һәм бер тәүлек буена кыйнап торган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

22 июльдә ир-ат хатынын эштән алып китә. Ул Александраны шәһәр читендәге шәхси йортка илтә һәм бер тәүлек буена кыйный. Хатынны полиция хезмәткәрләре генә коткара. Аларны хатынның туганнары чакырган.

Имгәнеп беткән Александраны хастаханәгә салганнар. Хастаханәдә аның каны ага башлый. Аның инде ике йөкле булуы ачыклана. Тик хатынның баласы төшә.

Александра үзе сөйләгәнчә, ире аны элек тә кыйнап тора. Июнь башыннан ул ире белән аерым яши. Шуннан бирле ире аны эзәрлекли. 

Металл кабул итү белән шөгыльләнүче эшмәкәр ир-ат моңа кадәр дә җаваплылыкка тартылган. Ул наркотиклар саклаган өчен тоткарланган. Аның өендә тыелган матдәләр куллану эзләре һәм корал табылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100