Уфада янгын вакытында нәни сеңлесен коткарырга маташкан үсмер вафат | intertat.tatar

Уфада янгын вакытында нәни сеңлесен коткарырга маташкан үсмер вафат

Янгын чыккан өйдә биш балаллы гаилә була, алтынчы кызлары әбисенә киткән.

28 сентябрьдә иртә белән Уфа хастаханәсендә 15 яшьлек малай вафат булды. Ул янгын вакытында нәни сеңлесен коткарырга маташа. Шул чакта бала үзе дә пешеп бетә, сеңлесе янып үлә. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

20 сентябрьдә Уфаның Калинин районында «Ольховое» бакчачылык ширкәтендәге бер йортта янгын чыга. Биредә күп балалы гаилә 2015 елдан бирле яши. Янгында 9 яшьлек кыз үлә. Аны 15 яшьлек абыйсы коткарырга маташа, тик малайның тәненең 50 проценты пешә.

Алтынчы бала — олы кызлары фаҗига көнне әбисендә була, диелә хәбәрдә.