Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүртенче баласын өйдә тапканда әни кеше өч литр кан югалткан

4,1 кг авырлыктагы сабый сау-сәламәт, аның анасының гомерен табиблар саклап калган.

news_top_970_100
Дүртенче баласын өйдә тапканда әни кеше өч литр кан югалткан
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек хатын авырлы була. Баласы алдан туа башлагач, бу хатын табибларга мөрәҗәгать итми. Бу турыда «Вести» каналы яза.

Сабый өйдә дөньяга килә, ул сәламәт. Ләкин әни кеше үзе чак кына үлми кала. Ул өч литр чамасы канын югалта.

40 яшьлек хатынның өч баласы бар инде, дүртенче сабыен ул өйдә генә тудыра. Аннары аны Мәскәүнең Розанов исемендәге өлкә хастаханәсенә китерәләр. Хатын өч литр канын югалткан, дип хәбәр итә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Бу хатын алтынчы тапкыр авырга уза. Шуларның дүртесендә ул бала тудыра. Ике очракта хатынның балаларын кесарев кисеме ясап алалар.

Соңгы тапкыр баласын вакытыннан алда өйдә тапканда, алдагы операциядән соң калган җөй ярыла. Хатынның каны бик тиз ага башлый. Урынга килгән табиблар аның хәлен стабильләштерә.

«Без операция өстәле янына килгәч, аның аналыгын саклап калып карарга булдык. Карар дөрес булып чыкты», — ди бала тудыру бүлеге җитәкчесе Наталия Андреева.

Дүртенче булып туган сабый 4,1 кило авырлыкта. Әнисе белән баланы хастаханәдән чыгарганнар инде, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100