Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда борынгы күл суы җир астына китеп беткән

Шүлгән-Таш тыюлыгында урнашкан Ыгышма күленең суы 1921 һәм 1975 елларда да шулай җир астына киткән булган.

news_top_970_100
Башкортстанда борынгы күл суы җир астына китеп беткән

Башкортстанда Шүлгән-Таш тыюлыгында урнашкан Ыгышма күленең суы җир астына киткән. Мондый хәл 1921 һәм 1975 елларда да булган. Бу турыда биредәге матбугат чаралары яза.

Хәзерге вакытта күл урынында берничә метр тирәнлектә чокыр, аның төбендә ләм һәм кипкән суүсемнәр генә бар.

"Моннан су киткәне бар инде. Хәтта төбендә агачлар да үсә башлаган булган. Аннары күл кабат чишмә сулары белән тулган. Таллар һәм каеннар төптән күтәрелеп, су өстендә йөзеп йөргән. Шуңа күрә күлнең атамасы да "йөзә торган күл" дип тәрҗемә ителә", - дип сөйли милли парк хезмәткәре.

Күлгә су кабат тулуы да ихтимал. Экологлар сүзләренчә, алдагы ике тапкырда да Ыгышма күле су корылык елларында югалган. Моның төп сәбәпләренең берсе узган җәйдә аномаль эсселек булу, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100