Әти кеше игъланнар сайты аша нәни баласын 900 миллионга сатмакчы булган

«Хайваннар» бүлегендәге әлеге белдерү өчен ир-атка штраф яный.

Санкт-Петербургта яшәүче бер ир-ат түләүсез игъланнар сайтына белдерү язган. Ул «Авито»да «хайваннар» бүлегенә улын 900 миллион сумга сату турында игълан биргән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Америка керлы. Барсик текә, тик тырнарга мөмкин», — дип яза әти кеше улы турында. 

Әлеге белдерүне бала хокуклары буенча вәкил күреп ала. «Безнең бер хезмәткәребез урамда песи тапкан. Ул песине урнаштыру өчен игълан бирергә теләп, игъланнар сайтына керә. Биредә баласын сатучы ир-атның белдерүенә тап була. Бу хәл турында шунда ук бала хокуклары буенча вәкил Анна Митянинага хәбәр итәләр», — дип сөйләгәннәр вәкилнең матбугат хезмәтендә.

Бу хәл 23 сентябрьдә кичке бишләр тирәсендә була. Берничә сәгатьтән бала хокуклары буенча вәкил игъланнар сайты администрациясенә мөрәҗәгать итә. Ул бу хәл турында полициягә дә җиткерә. 23.00 сәгатьтә хокук саклаучылар баласын сатучы ир-атның шәхесен ачыклый. 

Хәзер бу эшне полиция тикшерә. Улын сату турында игълан куйган ир-атка штраф һәм башка җәзалар яный. Игълан блокировкаланган.

«Кызганычка каршы, мондый хәлләр булгалый. Андый игълан күргән кешеләргә полициягә хәбәр итәргә кирәк. Бу усал шаяртумы, әллә тәрбия чарасымы — анысын полиция ачыклаячак. Болай эшләргә ярамый. Бала — сезнең милек түгел, аңа негативыгызны күчермәгез», — дип аңлатканнар балалар омбудсмены аппаратында.