Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күпердән суга төшеп киткән машина эчендә әтисе, әнисе, нәни кызы һәлак булган

Машина күпергә кергәч, юлны су баскан, артка таба чигенә башлагач, машина елгага агып киткән.

news_top_970_100
Күпердән суга төшеп киткән машина эчендә әтисе, әнисе, нәни кызы һәлак булган
https://pixabay.com

23 июльдә кич белән Сочида гарасат була. Берничә сәгать эчендә бер айлык яңгыр ява. Мацеста елгасы ярларыннан чыга, шәһәрне су баса. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Биредә яшәүче Алексей К. хатыны Елена һәм кызы Ульяна, тагын ике танышы белән бәла-казаның нәкъ үзәгенә эләгә. Алексей полиция хезмәткәре булып эшли. Бу кешеләр Toyota Avensis машинасында була. Алар күпердән барганда, фаҗига килеп чыга.

Рәсми белешмә буенча, «машина йөртүче елгага төшеп киткән», Машина эчендәге кешеләр барысы да һәлак булган. Ир-атның мәетен икенче көнне иртән тапканнар. Ике хатын-кыз мәете һәм яньчелеп беткән машина бер тәүлек узгач кына табыла. Ә 10 яшьлек кыз бала мәете әле дә табылмаган. Машинадагы бишенче пассажир исә могҗиза белән генә исән калган.

Алексей идарә итә торган машина күпергә керә. Җил сындырган ботаклар юлны каплаган булып чыга, ә су инде юл өслегенә кадәр күтәрелгән. Машина эчендәге пассажир ир-ат салоннан чыгып, юлдагы ботакларны алмакчы була. Ләкин бер мизгелдә аны су агымы алып китә. Алексей, мондый очраклар белән таныш кеше буларак, гаиләсен коткарырга тели. Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, аларның котылу өчен бер мөмкинлеге дә булмый инде.

«Машина йөртүче танышын су агымы алып киткәнен күргәч, артка таба чигенә башлый. Ул гаиләсен ярга чыгарып куеп, танышын коткарырга бармакчы була. Ләкин зур су машинаны агызып алып китә», — дип сөйли биредә яшәүчеләр.

Машинадан чыгып, су агызып алып киткән егет исә исән кала, ул агым буенча бераз барганнан соң, йөзеп чыгарга җай таба.

Мәрхүм полиция хезмәткәре яхшылар рәтендә була. Хезмәттәшләре кайгы уртаклаша.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100