Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан юлларында кыргый җәнлекләр йөри — видео

Машина йөртүчеләргә сак булырга, тиз йөрмәскә киңәш итәләр.

news_top_970_100
Башкортстан юлларында кыргый җәнлекләр йөри — видео
https://pixabay.com

Башкортстан буенча ЮХИДИ машина йөртүчеләрне юлда кыргый җәнлекләр очрау ихтималы турында кисәтә. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Краснокама районының Николо-Березовка авылында яшәүче ир-ат машинасының видеорегистраторы шундый бер очракны теркәгән. Кадрлардан күренгәнчә, каршыга килә торган машиналар зур пошига чак кына бәрелми калган. Кыргый хайван кисәк кенә юлга чыккан һәм зур тизлектә юл аша йөгереп киткән.

Хәзер кыргый хайваннар юлда еш очрый. Чөнки трассалар җәнлекләрнең миграция юлларын кисеп уза. Пошилар яши торган урын эзләп, еш кына юлга йөгереп чыга, дип аңлаткан белгечләр.

Тизлек режимын саклаган очракта, җәнлеккә бәрелүдән котылып була. «Кыргый хайваннар» юл билгесе куелган урында тизлекне аеруча төгәл сакларга кирәк. Җәнлекне күргәч, тизлекне киметеп, аңа юл бирү хәерле. Хайванны куркытып, газга басмагыз, диелә хәбәрдә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100