Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татьяна Буланова концертында «Не плачь» җырын башкарганда тамашачылар сугышкан

Күмәкләп сугышкан видео кадрлары төшерелгән видео социаль челтәрдә таралды.

news_top_970_100
Татьяна Буланова концертында «Не плачь» җырын башкарганда тамашачылар сугышкан

27 февральдә Рязань шәһәрендә Татьяна Буланова концертында җәнҗал чыккан. Россиянең атказанган артисты, илле яшьлек Татьяна Буланова «Легенды 80-х и 90-х» тамашасы кысаларында концерт куйганда, тамашачылар күмәкләп сугышкан. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Артист үзенең хиты булган «Не плачь» җырын башкара. «Не плачь, ещё одна осталась ночь у нас с тобой, Ещё один раз прошепчу тебе: «Ты мой», — дип җырлый башлагач, беренче рәттән ике кеше сугыша башлый. «ВКонтакте» челтәрендә чыккан видеодан күренгәнчә, сугышучыларны туктаталар. Ләкин аннары конфликт тагын да ныграк кузый, өстәгерәк рәттә утырган кеше астагы рәттәгеләргә суга тотына. Аларны бераздан гына аералар.

«Рязань-инфо» сайты мәгълүматы буенча, сугышны хатын-кызлар китереп чыгарган. Аның сәбәпләрен полиция ачыклый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100