Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә ашказанын тикшерткәннән соң, өч кеше үлгән

Ир-атлар рентгеноскопия вакытында эчә торган порошокны эчкәч хәлсезләнгән.

news_top_970_100
Хастаханәдә ашказанын тикшерткәннән соң, өч кеше үлгән
https://pixabay.com

Петербург шәһәрендәге хастаханәдә ашказаны-эчәклек трактын тикшерү өчен гастроскопия процедурасыннан соң өч пациент вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Аның үңәчендә бүсер бар иде. Хастаханәгә ятар өчен аңа шушы тикшеренүне узарга кирәк булды. Аңа шушы контрастлы матдәне эчәргә куштылар, аның хәле китте. Процедура вакытында да аның хәле начар булды. Алар аны җибәрде», — ди бу хатын.

Хатын сүзләренчә, алар шул ук көнне ашыгыч ярдәм чакырган. Туганнары сүзләренчә, ир-ат ак порошок коскан, аның аяк-куллары оеп калган.

Соңрак шушындый процедурадан соң үлүчеләр саны өч кешегә җиткән. Җинаять эше ачылган.

Пациентларга күрсәтмә буенча бирелергә тиешле барий урынына (рентгеноскопия вакытында кулланыла торган контрастлы матдә) башка препарат биргәннәр дигән версия бар, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100