«Ире яный иде»: Ике бала анасын бер атна эзләгәч, мәетен зиратта тапканнар

29 яшьлек Оксана беркайчан да эштә тоткарланмган, балалары янына йөгереп кайта торган булган.

Мәскәү өлкәсендә гыйнвар аенда ике нәни бала анасы югалган булган. Дуслары да, хезмәткәрләре дә аны элеккеге ире үтергән дип шикләнә. Хатынны бер атна эзлиләр, аннары мәетен авыл зиратында табып алалар. Аның баш сөяге сынган була. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

«МК» сайты ачыклаганча, 29 яшьлек Оксана 20 гыйнварда кичке якта эштән кайтырга чыга. Ул туку фабрикасында эшли. Шул чыкканнан соң, аны башка күрүче булмый инде. Оксананың әти-әнисе чаң суга башлый. Аларның кызы 5 һәм 8 яшьлек ике улын ялгызы гына тәрбияли. Шуңа күрә хатын беркайчан да тоткарланмый, эше бетүгә үк өйгә кайта.

Полиция хезмәткәрләре Оксана эшли торган оешмага килә. Алар урамдагы камера язмаларын карый. Видеодан күренгәчә, Оксана урамнан бара, аңа озын кара чәчле чит хатын-кыз дәшә. Шуннан соң Оксана бу хатын белән китеп бара.

Оксананы бер атна дәвамында эзлиләр, тик таба алмыйлар. Хатынның мәетен очраклы рәвештә генә Новоселки авылы янындагы зиратта табып алалар. Ул каберләр арасында ята.

«Ул бик яхшы әни иде. Сменасы беткәч үк балалары янына йөгерде. Ул аларны бик ярата иде. Оксана бабасы һәм әбисеннән мирас итеп калган фатирда яшәде. Аны элеккеге ире үтергәндер дип шикләнәбез. Ул безгә еш кына иренә зарланып сөйли иде. Ире үзенең сеңлесе белән бергәләп Оксанага янаган. Алар ике ел элек аерылышты. Ире кредитка автомобиль белән гараж сатып алды, ә эшлисе килмәде. Оксана аны шуңа күрә ташлады инде. Ире берни булмагандай йөрүен дәвам итә», — дип сөйли Оксананың хезмәттәше.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.