Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновскида бала тапканнан соң үлгән 20 яшьлек кызның туганнары табибны гаепли

Димитровград шәһәреннән килгән яшь хатын үлгән вакытта аның ире бала тудыру йорты ишеге төбендә була.

news_top_970_100
Ульяновскида бала тапканнан соң үлгән 20 яшьлек кызның туганнары табибны гаепли
pixabay.com

Ульяновск өлкә хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 20 яшьлек хатын вафат булган. Ул бирегә Димитровград шәһәреннән килгән. Пациент вафат булуның сәбәпләрен ачыклау өчен җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 24 ноябрьдә Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 20 яшьлек хатын вафат була. Аны хастаханәгә шушы ук көнне китергәннәр, диелә хәбәрдә.

23 ноябрьдә Ульяновск өлкәсендә яшәүче кыз бертуган апасының бала тудыруы турында социаль челтәрләрдә язган булган. Ул апасының баланы авыр табуын әйтә. Аның сүзләренчә, анестезиолог наркоз ясагач, аның туганында Квинке шеше барлыкка килә. Пост авторы сүзләренчә, бала тудырганнан соң берничә сәгать узгач, яшь әни аңына килә. Тик табиблар аңа кислород маскасы кидерергә оныту сәбәпле, ул сулыш ала алмыйча вафат була. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, яшь әнигә «медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе буенча һәм медицина ярдәме стандартларын исәпкә алып, клиник рекомендацияләр нигезендә» ярдәм күрсәткәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Туганнан соң ук ятимә калган сабый исә хәзерге вакытта хастаханәдә. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итә һәм мәрхүмә хатынның туганының сүзләрен җиткерә. «23 ноябрь иде. Минем туганым Виканың тулгагы башланган. Аны бала тудыру йортына илткәннәр. Барысы да бик озак һәм авыртып узган. Аннары Виканың каны киткән, анестезиолог наркоз ясаган, ниндидер дару биргәннәр, аннары Квинке шеше барлыкка килгән», — дип язган мәрхүмәнең туган апасы.

Вика үзе берничә тапкыр элемтәгә чыга, авыртуга зарлана. 24 ноябрь көнне ул «бар да яхшы», «иң куркынычы артта калды инде», ди. Соңгы тапкыр ул көндезге өчләр тирәсендә яза.

«Аны башка хастаханәгә күчергәннәр икән, анда аңа ярдәм итә алмаганнар, аннары өлкә хастаханәсенә илткәннәр. Аны коридордан алып барганда кислород маскасы кидерергә онытканнар. Ул сулыш ала алмый башлаган һәм үлгән», — дип сөйли Виканың туганы.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, бу вакытта туганнары Виканың кайда булуын, аның хәлен ачыкларга маташа. Ире исә бу вакытта бала тудыру йорты янында булса да берни белешә алмый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100