Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемерово өлкәсендә ковидтан үлүчеләрнең мәетләрен моргта идәндә тотканнар

«Туганнары үзләре дә авырый, яки карантинда. Шуңа күрә мәетләрне килеп ала алмыйлар», — дип аңлаталар өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында.

news_top_970_100
Кемерово өлкәсендә ковидтан үлүчеләрнең мәетләрен моргта идәндә тотканнар
https://pixabay.com

Кемерово өлкәсенең паталогоанатомик бюро бинасында эшләүче хезмәткәр видео төшергән. Кадрларда мәетләрнең махсус суыткычта һәм каталкаларда гына түгел, идәндә дә ятуы күренә. Хезмәткәр «абынып егылырга була монда», дип сөйли. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Новокузнецк шәһәрендәге моргтан коточкыч кадрлар турында РИА Новости да хәбәр итте. «Үлүчеләрнең гәүдәләре коридорларда ята. Кузбасс буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы видеоның чын булуын раслады», диелә бу хәбәрдә.

Видеороликны ир-ат коридор буйлап йөреп төшерә, ул полиэтилен пакетларга төрелгән дистәләрчә мәетне күрсәтә. Мәетләр өсте-өстенә куелган, идәндә дә, металл конструкцияләрдә дә, махсус суыткычларда да бар.

«Коридор тулган. <…> Бөтен җирдә мәет. <…> Башларыннан йөрергә туры килә», — ди ролик төшерүче.

Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге вакыйгага аңлатма бирде. Өлкә паталогоанатомик бюросының Новокузнецк филиалы 12 муниципаль берәмлектән мәетләрне кабул итә. Биредә 1,3 миллионнан артык кеше яши. Соңгы өч атнада үлем очраклары саны арту сәбәпле, мәетләр дә күп җыелган. Аларны мәетләр саклау өчен билгеләнгән кондиционерлы биналарда саклыйлар, диелә ведомство аңлатмасында.

Министрлык видеода сурәтләнгән мәетләрнең коронавирус һәм пневмониядән вафат булучылар икәнен раслый. Бу очраклар барысы да рәсми статистикага кергән булуын да ассызыклыйлар. «Әлеге видеороликта сурәтләнгән мәетләр чыннан да коронавирус инфекциясе һәм пневмониядән үлүчеләр. бу очраклар рәсми статистикада теркәлде», — диелә хәбәрдә.

«Мәетләр бик күп җыелуның төп сәбәбе — аларның туганнары изоляциядә яки үзләре дә авырый. Карантин срогы бетмичә, яки сәламәтләнмичә, туганнары мәетне алырга килә алмыйлар», — дип искәртәләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. Шулай ук паталогоанатом-табиблар җитешмәве дә әйтелә.

Мондый очракны булдырмас өчен, биналарга өстәмә киштәләр ясарга, мәетләрне шунда сакларга җыенуларын, җирләү эшләрендә ярдәм итәчәкләрен әйтәләр. Җеназа өлешендә җирле муниципаль хакимият һәм төбәк хөкүмәте ярдәм итәчәк, диелә Кемерово өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100