Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабуга мәктәбендә укытучы хатын үсмер малайны кимсеткәнен видеога төшереп алганнар

Прокуратура мәктәп директорын да җәзага тартуны таләп итә.

news_top_970_100
Алабуга мәктәбендә укытучы хатын үсмер малайны кимсеткәнен видеога төшереп алганнар
pixabay.com

Алабуга мәктәбендә ашханәдә 8 сыйныф укучысы башка балаларның ипиен тартып алган. Шуннан соң бу малай һәм укытучы арасында низаг чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Әлеге вакыйга турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова да аңлатма бирде. Ул укытучыга дисциплинар шелтә белдерелгәнен әйтте.

«26 октябрьдә 9 номерлы мәктәптә укытучы һәм 8 сыйныф укучысы арасында низаг булды. Вакыйганы мәктәп администрациясе тикшерде, биредә Алабуга районы мәгариф идарәсе вәкиле, укучының ата-анасы һәм педагог булды. Ике як та үз гаебен таный», — дип сөйләгән Алсу Мөхәммәтова «Татар-информ» агентлыгына.

Укучы белән укытучы арасындагы низаг төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Шуннан соң прокуратура тикшерү башлады.

Укучы баланы кимсеткән өчен, прокуратура мәктәп директорын да җәзага тартуны таләп итә. Бу турыда агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

«Укытучы педагоглар этикасы таләпләрен һәм мәгариф өлкәсендәге законнарны бозган. Мәктәп администрациясе хезмәткәрләрнең тәртибен тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотмый. Шул сәбәпле прокуратура директорны да җәзага тартуны, кагыйдә бозуларны бетерүне таләп ите», диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы әлеге видеоны күрсәтте.

«Укытучы бу малайны оялтырга тели, тик малай исә каршы дәшә. Шуннан соң укытучы хатын да үз-үзен тотып тора алмый. „Авызыңны яп, мин сиңа күрсәтермен, хайван. Мин синең адресыңны алам. ‚Базар‘ өчен җавап бирерсең, хайван“, — дип кычкыра башлый», диелә канал хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100