Трассада авариядә өч кеше үлгән, машинадагы крокодил һәм питон исән калган - фото

Трассада авариядә өч кеше үлгән, машинадагы крокодил һәм питон исән калган - фото
Киров өлкәсендә яшәүче кеше Вологда өлкәсендә авариягә очрый һәм һәлак була. Ул машинасына экзотик җәнлекләр төягән була. Машинадагы крокодил, керпе, куян, диңгез дуңгызы һәм питон, ташбака исән кала. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте. 

Фаҗига 23 октябрьдә була. Мәрхүм ир-ат экзотик хайваннар сату белән шөгыльләнгән. Берничә көн элек аңа чираттагы партиягә заказ бирәләр. Ир-ат заказны "Лада" машинасына төяп, Вологда өлкәсенә бара. Ләкин Чекшино-Тотьма-Никольск трассасының 195нче километрында ул идарәсен югалта һәм "җиңел" ВАЗ машинасына бәрелә. 


Машиналар кара-каршы бәрелешкәч, ике машинаны йөртүче дә, "Лада" пассажиры да һәлак була. 

“Бабушкин районында Миньково авылы тирәсендә 48 яшьлек ир-ат идарә иткән ВАЗ-2107 һәм 39 яшьлек ир-ат идарз иткән "Лада Ларгус" кара-каршы бәрелешкән. Авариядән соң ике ир-ат та, "Лада"да утырган 52 яшьлк хатын-кыз урында ук үлгән”, дип хәбәр итте Вологда өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.


Урынга экстрен ярдәм хезмәтләре килә. Алар машина металлын кисеп кенә, мәетләрне өлешләп диярлек чыгарырга мәҗбүр була. Машина ватыклары арасында исән хайваннар - крокодил, питон, куян, диңгез дуңгызы һәм керпе, ташбака табылгач, коткаручылар да гаҗәпкә кала, диелә хәбәрдә.


Хайваннарың барысын да Вологда шәһәрендә ветеринария клиникасына озаталар. Район администрациясе машина бирә, волонтерлар һәм коткаручылар хайваннарны шунда урнаштырып, клиникага илтеләшәләр.