Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендәге авылда җир убылгач, бер йорт чокырга төшеп киткән

Вятка Аланы районындагы гадәттән тыш төнлә белән булган.

news_top_970_100
Киров өлкәсендәге авылда җир убылгач, бер йорт чокырга төшеп киткән
Дәүләт янгын күзәтчелеге, Вятка Аланы шәһәре

Киров өлкәсенең Вятка Аланы районында Дым-Дым-Омга авылында җир убылгач, бер йорт тулысынча чокырга төшеп киткән. Бу турыда «Вятка» телевидениесе хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл 26 сентябрьгә каршы төндә була. Йорт урынында берничә метр диаметрлы чокыр барлыкка килгән.

Бу йортта беркем дә яшәмәгән, бәхеткә, имгәнүчеләр дә юк.

Авыл халкы бу йорт урынында карст чокыры булгандыр дип фаразлый. Аның җир асты сулары аркасында барлыкка килүче ихтимал. Узган гасырның алтмышынчы елларында да шундый чокыр барлыкка килгән очраклар булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100