Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәдән егылып төшкән баланы урамда бер әби йөгереп килеп тотып алган - видео

Очраклы узып баручы 64 яшьлек хатын-кыз икенче каттан егылып төшкән яшь ярымлык сабыйның гомерен саклап кала.

news_top_970_100
Тәрәзәдән егылып төшкән баланы урамда бер әби йөгереп килеп тотып алган - видео
https://pixabay.com

Новокузнецк шәһәрендә нәни малай тәрәзәдән егылып төшкән. Бер хатын-кыз йөгереп килгән һәм баланы тотып калырга өлгергән. Аннары ул сабыйны баланың атасына тоттырган һәм тыныч кына китеп барган.

Вакыйга 21 июльдә була. Аны видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Биш катлы йорт янына бер хатын-кыз йөгереп килүе күренә. Ул тәрәзә төбендә үрмәләп йөрүче баланы күреп алган, аның егылып төшәсен абайлаган һәм сабыйны тотып калырга өлгергән.

Балага яшь ярым була. Очраклы узып баручы хатын аның гомерен саклап кала, бала имгәнми.

Сабыйның атасы да йөгереп урамга чыга. Әби аңа баланы тапшыра һәм китеп бара.

Аннары коткаручы хатынны эзлиләр. Ул 64 яшьлек пенсионер хатын булып чыга. Баланың әти-әнисе аңа рәхмәт әйтә, бер мең сум акча бирәләр. Чөнки бу хатын финанс ярдәменнән баш тарта. Ир-ат бер мең сумны аның пакетына тыгып җибәрә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Светлана Сансарова исемле бу хатын сүзләренчә, ул икенче катта тәрәзә төбендә нәни баланы күреп ала. Ул бер секунд та уйлап тормыйча, азык-төлек салынган пакетлары атып бәреп, йортка таба йөгерә. Светлана ханым соңгы мизгелдә баланы тотып калырга өлгерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100