Татарстанда поездга ут капкан (видео)

Яшел Үзәндә тимер юлдагы янгын көндезге унбер тирәсендә булган.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә тепловозда 4 тонна дизель ягулыгы булган мичкә януы ачыкланган.


Коткаручыларның тиз һәм дөрес эшләве нәтиҗәсендә, фаҗига булмый калган. 

Ягулык агып чыгу нәтиҗәсендә якын тирәдә коры үләнгә ут капкан, якында гына урман да булган. 23 кеше 20 минут чамасы вакытта янгынны сүндергән., дип хәбәр итте "Новости Зеленодольска".