Уфа юлында берничә фура бәрелешкән, бер кеше үлгән | intertat.tatar

Уфа юлында берничә фура бәрелешкән, бер кеше үлгән

Самара-Уфа-Чиләбе юлында хәрәкәт кыенлашкан, бөке җыела башлаган.

Әлеге минутларда Башкортстанның Иглин районында өч йөк машинасы бәрелешкән. Бер йөртүче һәлак булган. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Самара-Уфа-Чиләбе юлында авариядә «Камаз» йөртүчесе имгәнгән, ул урында ук үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә озатканнар.

Машиналар юл кырыена төшеп киткән. Трассаның бу урынында хәрәкәт кыенлашкан, бөке барлыкка килә башлаган.

Урында автоинспекторлар эшли, диелә хәбәрдә.