«Тимер арасыннан чыгардылар» — Башкортстанда авариядә ике бала, ике олы кеше имгәнгән | intertat.tatar

«Тимер арасыннан чыгардылар» — Башкортстанда авариядә ике бала, ике олы кеше имгәнгән

Йөк машинасына бәрелгән «Лада Гранта» салонында ике үсмер бала булган.

26 февральдә Башкортстанның Уфа районында трассада «Лада» автомобиле йөк машинасына бәрелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Лада Гранта» һәм «Камаз» Николаевка авылы янында һәлакәткә очрый. Фаҗигадә дүрт кеше имгәнә, дип хәбәр иткәннәр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

«Лада Гранта» салонындагы өч кешене тимер-томыр арасыннан коткаручылар чыгара.

«Лада Гранта» белән идарә итүче 31 яшьлек ир-атны, аның 41 яшьлек пассажирын һәм салондагы 10 һәм 14 яшьлек ике баланы табибларга тапшырганнар.