Алинә Заһитова берничә ел элек Әгерҗе юлында һәлакәттә исән калган

Алинәнең әтисе берничә ел элек кызының юл һәлакәтенә эләгеп, исән калуы турында сөйләгән.
Гаилә бу вакытта Ижевск шәһәрендә яшәгән. Алинәне әнисе Әгерҗегә алып йөри торган булган.

Юлда алар һәлакәткә очраган. Башка автомобиль белән бәрелешеп, аларның машинасы кюветка төшкән. Алинә һәм әнисе имгәнмәгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алинә Заһитова 2002 елның 18 мартында Ижаевски шәһәрендә туган. Аңа бу исемне  шул вакытта җиңүләр яулаган  яшь гимнастка Алина Кабаева хөрмәтенә биргәннәр. 

Алинәнең әтисе — "Ижсталь" хоккей командасы тренеры Илназ да,  әнисе Ләйсән дә тамырлары белән Татарстаннан, дип хәбәр иткән идек.