Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туй көне билгеле иде». Казанда балта белән чабып үтерелгән егет хоккейчы булган

24 яшьлек егет кәләше белән бер айдан туй тантанасы уздырырга җыенган.

news_top_970_100
«Туй көне билгеле иде». Казанда балта белән чабып үтерелгән егет хоккейчы булган

Казанның «АРТ-Сити» торак комплексындагы фатирда балта белән чабып үтерелгән егет туйга әзерләнеп йөргән, ул профессиональ хоккейчы булган. Бу турыда «Татарстан» ДТРК хәбәр итте.

Фаҗига буласы көн алдыннан 24 яшьлек Владимир Паюл сөйгән кызы белән бергәләп туйга чакырулар тараткан. Туй тантанасы бер айдан билгеләнгән. 

Үтерелгән егет мәетен абыйсы һәм булачак хатыны тапкан. Ул үз фатирында кан күлләвегендә яткан, янында канлы балта булган.

Мәрхүм егет — фатир хуҗасы, профессиональ хоккейчы. Төрле елларда Түбән Каманың «Реактор» клубында, Белоруссиянең «Брест», «Баранович», «Авиатор» клубларында Яшьләр хоккей лигасында уйный. 2019 елда Югары хоккей лигасы клубына кермәкче була. 2020 елдан башлап ул Казанда яши. Үзе Кишинев шәһәрендә туып-үскән. Былтыр апрельдән «Риелти» агентлыгында риелтор булып эшли, кимендә 16 килешү төзи.

«Татарстан» ДТРК чыганагы буенча, 24 яшьлек егетне үтерүдә шикләнелүче 34 яшьлек ир-ат төнге унберләр тирәсендә травмпунктка мөрәҗәгать итә. Ул Питрәч районы кешесе. Моңа кадәр дә хөкем ителгән булган.

Мәрхүм егет бу кешегә фатирына арендага биргән. Аннары чыгарга сораган. Тик арендатор чыгарга теләмәгән. Шуңа күрә низаг чыккан. Сугыш вакытында арендатор хуҗага күп тапкыр балта белән бәргән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100