Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Идел елгасына төшеп киткән машинадагы пассажир һәлак булган

Балыкчылар җыенына килгән ир-атлар фаҗигагә очраган.

news_top_970_100
Татарстанда Идел елгасына төшеп киткән машинадагы пассажир һәлак булган
https://pixabay.com

23 октябрьдә кич белән ике ир-ат Идел буендагы ял базасына килә. Алар балыкчылар слетында катнашырга җыена. Тик ир-атлар утырган машина Иделгә төшеп китә һәм пассажир ир-ат һәлак була. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Җинаять эше ачылган. 36 яшьлек ир-ат саксызлык аркасында кеше үтергән дип шикләнәләр. Тикшерү версиясе буенча, ир-атлар утырган машина елга яры буйлап бара. Алар көймәне суга төшерү өчен урын сайлый. Йөртүче ир-ат машинаны бора, аннары идарәсен югалта һәм суга төшеп китә.

«Нәтиҗәдә машина сүнә һәм елгада бата башлый. Машинаның йөртүчесе тәрәзәне вата һәм машинадан чыга. Ул салоннан пассажир ир-атны да чыгара. Реанимация чаралары ясап карый. Ләкин ул иптәшен терелтә алмый», — дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Казанда яшәүче 36 яшьлек ир-ат гаебен тулысынча таный. тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100