Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә бер кызның күзенә турыпочмаклы өчпочмаклы линейканың очын керткәннәр

Үсмер малай линейканы алып, кызның башына ыргыта. Линейка очы баланың күзенә 6 мм чамасы тирәнлеккә керә.

news_top_970_100
Мәктәптә бер кызның күзенә турыпочмаклы өчпочмаклы линейканың очын керткәннәр
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә кичке якта 13 яшьлек кыз белән малай арасында низаг була. Малай турыпочмаклы линейка ала һәм кызның башына ыргыта. Шул чакта кызның күзе имгәнә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Әлеге вакыйгадан соң полиция дә, мәктәп тә тиешле чаралар күрмәгән. Новосибирск прокуратурасы әлеге кагыйдә бозуларны төзәтүне таләп итә. 

Моңа кадәр Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, матбугат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергәннәр. Анда Новосибирскның Киров районындагы мәктәптә вазифаи затларның ата-аналарның дәгъвасына карата чаралар күрелмәве әйтелә. Әти-әниләр мәктәптә берничә укучы тәртип бозуын, кыз баланың күзен линейка белән яралавын сөйли. Тикшерү барышын Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә ала.

Прокуратура ачыклаганча, 23 сентябрьдә кич белән 7 нче номерлы гимназиядә 13 яшьлек кызның башына шул ук яшьтәге малай турыпочмаклы өчпочмак формасындагы линейка ыргыта. Линейканың очлы почмагы кызның күзенә тия. Баланың сул күзе 6 мм чамасы тирәнлектә яралана. Баланы хастаханәгә салалар, аңа берничә операция таләп ителә.

«Тикшерү күрсәткәнчә, кызның анасы 29 сентябрьдә биргән гаризаны полиция инспекторы 12 көннән соң гына тикшерә башлый (әлеге вакыйга турында хәбәр матбугат чараларында таралгач кына). Башка профилактика органнарына белешмә бирелми, шуңа күрә балигъ булмаган малай белән эш оештырылмый. Шул сәбәпле, „Кировский“ полиция бүлеге җитәкчесенә хат юлланды», диелә прокуратура хәбәрендә.

Шулай ук гимназия җитәкчелегенең эшчәнлегендә дә хилафлык ачыклана. «2021 ел языннан бирле мәктәптәге хисапта торган малай белән тиешле профилактика эшләре алып барылмый», диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100