Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда абыйлы-энеле ике туган кунакка килгән ир-атны үтергән

Туганнар бакча йортында кунакны пычак һәм кайчы белән яралап, мәетне урманга илтеп ыргыткан.

news_top_970_100
Башкортстанда абыйлы-энеле ике туган кунакка килгән ир-атны үтергән
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Уфа районында 13 сентябрьдә 56 яшьлек ир-ат югала. Аның хатыны полициягә мөрәҗәгать итә. Ул иренең дүрт көн элек чыгып китүен һәм шуннан бирле кайтмавын әйтә. Тикшерүчеләр җинаятьтә шикләнелүчеләрне тапкан. Югалган ир-атны үтерүдә абыйлы-энеле ике туган гаебен таныган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре җинаятьнең ничек булуын ачыклый. Алар югалган ир-атның танышларын сораштыра, телефон шалтыратуларын анализлый.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9 сентябрьдә 32 һәм 26 яшьлек ике туган «Вишневый дом» бакчачылык ширкәтендәге йортта аракы эчеп утыра. Алар белән 56 яшьлек таныш ир-атлары да була. Бераздан кунак ир-ат белән туганнарның кечесе талаша башлый. Аннары алар сугыша тотына. 

Туганнарның өлкәне моңа кадәр дә кеше үтергән өчен хөкем ителгән. Ул энесен яклап җәнҗалга кушыла. Кунак ир-атның корсагына һәм күкрәгенә пычак кадый. Аннары кече туган кайчы табып ала һәм кунакның гәүдәсенә берничә тапкыр кадый. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була. икенче төнне абыйлы-энеле туганнар кунакның мәетен урманга алып китеп яшереп куялар.

Тоткарлагач, абыйлы-энеле туганнар гаебен таный, алар мәетнең урынын күрсәтә. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

«Җинаятьтә шикләнелүчеләр белән тикшерү гамәлләре башкарылды, аларга гаепләү белдерелде. Ир-атлар сак астына алынды. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә», — дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100