Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат югалган

Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат югалган
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек Булат Басыйров югалган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Басыйров Булат Маркизович 1985 елда туган. Ул 17 августта өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Буе 170 см чамасы, кара күзле, коңгырт-сары чәчле.

Караңгы-зәңгәр төсле футболка, зәңгәр джинсы, көрән сандали кигән.

Булат Басыйровның кайда булуын белгән кешеләрдән 8 (800) 700-54-52 яки 112 номерларына шалтыратырга сорыйлар.