Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Официант кыз барда утыручы ир-атка хәмер сипкән һәм ут төрткән - видео

Ир-атның күкрәге янган мизгелне видеога төшереп алганнар. Аны Pepsi сибеп сүндергәннәр.

news_top_970_100
Официант кыз барда утыручы ир-атка хәмер сипкән һәм ут төрткән - видео
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта урнашкан бер барда ял итүче ир-ат пешкән һәм аны хастаханәгә илткәннәр. Коктейльне экстрим ысул белән бирергә маташканда, офциант кыз ир-атка абсент сипкән һәм ут төрткән булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Вакыйга 4 гыйнварда була. Константин исемле ир-ат дуслары белән ял итәргә барга килә. Аңа коктейльне «супер шәп» иттереп китерәчәкләрен әйтәләр. Официант кыз клиентка абсент сибә һәм ут төртеп җибәрә.

Видеодан күренгәнчә, аның күкрәге яна башлый. Константин сүзләренчә, ул утны шунда ук сүндерә башларлар дип уйлый. Тик официант кыз янгынны сүндерергә ашыкмый. 

«Мин үзе кулларым белән үземне сүндерә башладым. Бик каты авырту сиздем. Алты-җиде секундтан соң гына официант кыз миңа Pepsi сипте. Мин бәдрәфкә йөгердем, суытырга уйладым. Күкрәгемне тотып карасам, тирем кубып төшә башлады. Ул миңа кычкыра, гел шулай ясый идек ди, ник болай килеп чыкканын аңламавын әйтә», — дип сөйли Константин.

Хәзер ул полициягә гариза язган, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Ир-атның сулыш органнары, муены, күкрәге пешкән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100