Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынын һәм сеңлесен үтерүдә шикләнелүче Тимур барган массажист турында билгеле булды

Якынча версия буенча, 25 яшьлек Тимур 47 яшьлек массажист хатынны да кыйнаган.

news_top_970_100
Хатынын һәм сеңлесен үтерүдә шикләнелүче Тимур барган массажист турында билгеле булды
Гөлназ Хәбибуллина

Кичә Татарстанның Тукай районында булган коточкыч фаҗига турында яңа хәбәрләр чыгып тора. Мәләкәс авылында хатынын һәм хатынының сеңлесен үтерүдә шикләнелүче Тимур массажист хатынга да һөҗүм иткән дип фаразлана. Бу турыда Chelny-biz.ru хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 25 яшьлек Тимур Прохоров, ике хатын-кызны - үзенең хатынын һәм сеңлесен үтергәч, 47 яшьлек интим индустрия өлкәсендәге хатынга һөҗүм иткән. Тимур үз хатыны белән аның сеңлесен үтергәч, шушы хатын янына килгән дип фаразлыйлар. Имеш, аннары ул интим өчен түләүдән баш тарткан, бу хатынны да кыйнаган һәм көчләгән, диелә бу хәбәрдә.

Имгәнгән хатын клиентларын 12\34а йортында кабул иткән. Ул гариза язгач, биредә тентү булган. Фатир ишегендәге һәм подъезд стеналарындагы эзләр криминалистлар килүе турында сөйли, дип яза Chelny-biz.ru.

Чулман проспектындагы яңа төзелгән бу йорт яхшылардан санала. Биредә балалы гаиләләр күп яши, алар йорт турында яхшы фикердә. Ләкин арендага алынган фатирда «массаж салоны» булуын күпләр белә. Бирегә килгән клиент-ирләрне күрүчеләр дә бар. Арендатор кичә кичен күченгән, диелә бу хәбәрдә.

«Фатирны арендага бирәләр иде. Чит кешеләр килде. Әйе, массажга. Нинди икәне аңлашыла инде. Ул кичә күченде. Бүген анда җыештырырга килделәр», — дип сөйләгәннәр Chelny-biz.ru сайтына биредә яшәүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100