Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Газаплы үлем»: Танылган фотограф Париж үзәгендә, кешеләр күз алдында өшеп үлгән

Рене Робер Франция башкаласында урамда өшеп үлгән. Танылган фотографка 84 яшь булган.

news_top_970_100
«Газаплы үлем»: Танылган фотограф Париж үзәгендә, кешеләр күз алдында өшеп үлгән
renerobert.net

Париж үзәгендә яткан ир-атка берәү дә ярдәмгә килмәгән. Фотографның вафат булуы турында аның якын дусты, музыкант һәм журналист Мишель Момпонте хәбәр иткән. Бу хакта Cosmopolitan порталы язган.

Рене өйдән якынча 21:30 сәгатьтә чыккан. Ниндидер мизгелдә аның хәле начарланган һәм ул аңын югалткан. Егылганда Робер башы белән тротуарга бәрелгән. Шулай итеп ул биш-алты сәгатькә якын ятты аңсыз яткан, — дип сөйләгән Мишель.

Икенче көнне иртән генә «бер сукбайның аңын югалтып җирдә ятканы» турында бер ир полициягә хәбәр итә. Табиблар фотографны коткарып кала алмаган.

Әгәр дә бу газаплы үлем нәрсәгә дә булса гыйбрәт була ала икән, менә ул. Кеше тротуарда ята икән, ничек кенә, кая гына ашыксак та, туктап, кешенең хәле турында сорыйк. Исәнме, юкмы икәнен тикшереп карыйк. Шул турыда уйланыйк әле, — дип язган Мишель Момпонте үзенең Twitterдагы аккаунтында.

  • Рене Робер 1936 елда Швейцариядә туган. Яшүсмер чагыннан ук фотография өлкәсе белән кызыксына. Рене 12 яшендә беренче тапкыр камераны кулына ала. Парижга 1960 елларда күченгән. Ул сәяхәтләр, альпинизм һәм башка тау спорт төрләре кызыксынган. Ул танылган брендларның реклама кампанияләрендә катнашкан. Фотограф фламенко биючеләрен фотосурәткә төшерү белән танылган.

Мин үзем күргән пейзажларның матурлыгын истә калдырырга тырышам. Миңа планетабызның матур урыннарын күреп, аны фотога төшерә алу мөмкинлеге ошый, — дип әйткән булган Рене Робер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100