Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ВКонтакте»дагы хәбәр аркасында фаҗига: Казанда өч кешене үтергән гашыйк егет тарихы

Казан егете сөйгән кызын һәм аның әти-әнисен үтереп, үзе тәрәзәдән сикереп төшкән.

news_top_970_100
«ВКонтакте»дагы хәбәр аркасында фаҗига: Казанда өч кешене үтергән гашыйк егет тарихы
Энҗе Габдуллина

8 гыйнварга каршы төндә Казанда яшәүче 22 яшьлек егет сөйгән кызын һәм аның әти-әнисен үтерде. Кызның әти-әнисе бу егет белән очрашуга каршы булган һәм тикшерү версиясе буенча фаҗига нәкъ шуның аркасында килеп чыккан, дип хәбәр иткән идек.

10 гыйнвар көнне Казанда Камилә, аның әтисе Рафаэль һәм озак еллар «Мәдәни җомга» газетасында эшләгән әнисе Фәридә белән хушлаштылар. Мәрхүмнәр гаиләсе турында бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алалар. Фәридә ханымның кызы өчен янып торуын сөйлиләр. «Үзе дә, ире дә, кызы да бик әйбәт кешеләре иде», — ди бу гаиләне белүчеләр.

18 яшьлек Камиләне, аның 59 яшьлек әнисе Фәридәне һәм 62 яшьлек әтисе Рафаэльне үтерүдә гаепләнүче егет тәрәзәдән сикереп төшкәндә имгәнгән һәм хәзер хастаханәдә ята.

26 гыйнварда Яңа Савин районы суды күчмә утырышка җыелды. Рөстәм Мөхәммәдуллинны ай ярымга, 8 мартка кадәр кулга алдылар. Күчмә утырыш хастаханәдә ябык режимда узды, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен палатага кертмәделәр. Рөстәм бинтка уралган хәлдә хәрәкәтсез ята. Судьяның чик кую чарасы аңлашыламы, дигән соравына егет чак ишетелерлек итеп: «Әйе», — дип җавап бирде. Аны 2нче төзәтү колониясе каршындагы тоткыннар өчен хастаханәгә озатачаклар, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы.

«Татар-информ» агентлыгы чыганагы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта егет үзен күпкә яхшырак хис итә. «Куллары, аяклары хәрәкәтләнә, яхшы ашый» — диде агентлык әңгәмәдәше. Рөстәм үзе һәм аның адвокаты аңлатма бирүдән баш тарткан.

mash_iptash телеграм-каналы әлеге канлы фаҗиганең тарихын ачыклаган, Камилә белән Рөстәмнең мөнәсәбәтләре турында белешмә туплаган. Егет белән кыз 2020 елның 6 августында таныша. Камилә Рөстәмнең социаль челтәрдәге сәхифәсен ошата һәм хат яза. Егет җавап бирә һәм яшьләр икенче көнне — 7 августта очраша. Шуннан соң көн саен төгәл сәгать икедә Рөстәм кызны Ямашев урамындагы «Бәхетле» кибете янында көтеп ала башлый. Аннары алар кичкә кадәр бергә йөри. Сентябрьдә укулар башлана, Камилә КИУга, Рөстәм КАИга укырга һәм шул ук вакытта Казан авиация заводында эшкә дә йөри. 5 сентябрьдә алар Җиңү паркына йөрергә бара. Шунда Рөстәм Камиләгә мәхәббәтен аңлата, кыз да шулай ук җавап бирә. Җомга һәм шимбә көннәрендә егет кызны укудан каршы ала, атнасына бер-ике тапкыр чәчәк бүләк итә, сюрприз ясый. Рөстәм сөйгән кызы турында гаиләсенә дә сөйли.

Телеграм-канал егет белән кызның мөнәсәбәтләрен даталар буенча яза. 10 ноябрьдә Рөстәм «Вконтакте» челтәренә керә һәм Камиләнең дуслары арасына Искәндәр исемле кеше өстәлүен күрә. Ул көнләшә башлый. Камилә исә элек тә Искәндәр белән таныш булуын, хәзер кабат аралашуын әйтә, бер тапкыр Искәндәр белән очрашу өчен, кыз Рөстәм белән күрешүне дә кичектереп тора. Шуннан соң гашыйклар талаша, берничә көн бөтенләй сөйләшмиләр. Декабрь башында Камилә Рөстәмнең көнчелеге аркасында, мөнәсәбәтләрне туктатып торырга теләвен әйтә. Алар очрашкалыйлар, тик пар булып йөрмиләр. Егет исә туктала алмый, ул шалтырата, яза, чәчәкләр алып килә. Бер тапкыр ул пироглар алып өйгә килә, кызның әнисе белән сөйләшә, Камилә белән кабат дуслашу өчен киңәш сорый. Аннары ул Камиләне подъезд төбендә саклап тора башлый, усал хәбәрләр яза.

5 гыйнварда Рөстәм Камиләне ишегалдында көтеп тора, көнчелеге өчен гафу үтенергә тели. Камилә өйдән туганы белән чыга, алар бергә йөриләр. Егет күкрәге авыртуын әйтә, озатып куярга сорый. Камилә аны озата, өлешчә гафу итүен әйтә, өйгә кайткач «Вконтакте»да битен кабат ача, егет терелгәч, алар очрашырга сүз куешалар. 

6 гыйнварда Рөстәм температура белән авырып ята.

7 гыйнварда бераз терелгәч, Рөстәм Җиңү паркына йөрергә чыга, Камиләне искә төшерә, аннары аяклары Чуйков урамына алып китә. Ул чәчәк алырга тели, тик киосклар ябык була. 00:28 сәгатьтә ул Камиләгә хат яза: «Камилә, шалтырат миңа. Мин дөресен беләсем килә, мин киләм бит, ул чакта мине беркем туктата алмас. Комачауласа, авыр туфрагы җиңел булсын».

mash_iptash китергән белешмә буенча, фатирга килгән Рөстәмне Камиләнең әтисе Рафаэль каршы ала, ул башта егетне кертми. Аннары уздырып җибәрә, Рөстәм кызның бүлмәсенә бәреп керә. Ишектә Фәридә, аның артында Камилә була. Беренче сорау алуда, Рөстәм вакыйгаларны тәгаен гына сөйләп тә бирә алмый, ул барысын да хәтерләми. Кыз аның кулыннан нидер тартып алырга маташуын гына хәтерли. Аңына килгәндә кызның идәндә ятуын күрә, аның өстенә курткасын япмакчы була. Кулларын тота һәм яратуын әйтә. Аннары тәрәзәне ача да, аска сикерә. Рөстәм хастаханәдә операциядән соң гына аңына килә. Аның дүрт ярасы бар, үпкәсе имгәнгән. Егетнең кулына пычак каян килгән — әлегә билгесез, диелә бу хәбәрдә.

Телеграм-канал белешмәсе буенча, егетнең адвокаты психиатрия экспертизасы ясарга һәм өч кешене үтергәндә аның аффект халәтендә булуын ачыкларга тели.

  • «Беркем туктата алмый». Сөйгән кызын, аның әти-әнисен үтерүче алдан да янаган булган
  • «Канга баткан килеш бусагада тора иде»: Казанда бер егет өч кешелек гаиләне үтергән
  • Бер йорттан өч мәет: Казанда вәхшиләрчә үтерелгән гаилә белән хушлаштылар
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100