Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда машина таптаган баланың канында этил спирты табылган

Авариядән соң дүрт ай чамасы вакыт узгач, химия-токсикология экспертизасы нәтиҗәләре билгеле булды.

news_top_970_100
Башкортстанда машина таптаган баланың канында этил спирты табылган
https://pixabay.com

Быел җәй көнендә Башкортстанның Мишкә районында тугыз яшьлек малайны машина таптый. Баланың башы җитди имгәнә һәм аны хастаханәгә салалар. Дүрт ай узгач, баланың кан анализлары билгеле була. Химия-токсикология экспертизасы баланың канында 0,33 г/л этил спирты булуын ачыклый. Бу хәлгә бик күпләр, шул исәптән баланың ата-анасы да, гаҗәпкә кала. Бала канында алкоголь табылу турында хәбәр социаль челтәрләрдә дә шау-шу куптара. «Башинформ» агентлыгы бу вакыйгага ачыклык кертү өчен, белгечләргә мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, «УАЗ» автомобиле һәм балигъ булмаган велосипедчы бала белән авария 8 июльдә теркәлгән. 

«Машина белән бәрелешкәч, 9 яшьлек малай җитди имгәнә. Медицина тикшеренүе „УАЗ“ йөртүчесе аек булуын ачыклый. Тикшерүчеләр җинаять эше ача. Автотехник экспертиза билгеләнә, аның нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак. Шуннан соң машина йөртүченең гаеплеме-юкмы икәне турында карар кабул ителәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә.

«Башинформ» хәбәрчесе Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансерының клиник диагностика лабораториясе җитәкчесе Елена Галиева белән сөйләшкән һәм баланың канында этил спирты барлыкка килү сәбәбен аңлатуны сораган.

«Гомумән, бу очракны бер кеше генә аңлатырга тиеш түгел, махсус суд-медицина комиссиясе фикере кирәк. Чыннан да, баланың канында мондый микъдарда спирт булырга тиеш түгел, ләкин бу критик сан да түгел. Бу очракның берничә ел элек Мәскәүдә авариядән соң баланы исерек дип күрсәтү очрагы белән бер уртаклыгы да юк», — ди Галиева.

Аның сүзләренчә, 0,33 г/л законда күрсәтелгән берәмлеккә туры килә диярлек. Өреп чыгарыла торган 1 литр һава күләмендә 0,16 мг этил спирты булу кандагы этил спирты микъдары 0,3 г/л дигән сүз.

«Бу күрсәткеч буенча кешегә аек яки исерек дигән бәя куела, ул чик күрсәткеч дип санала. Малайда 0,33 г/л — без бу нәтиҗәне күрсәтми булдыра алмыйбыз. 0,3 г/л дан башлап без нәтиҗә чыгарырга тиеш. Без аны тискәре дип бирә алмыйбыз, шуңа күрә уңай дип бирдек. Хәзер клиник табиблар ситуациягә бәя бирергә тиеш. Бала имгәнгән булган бит, аны дезинфекцияли торган чаралар белән эшкәрткәннәр, аларның күбесенең составында этил спирты бар. Йод, зеленка спирт нигезендә ясала, әгәр бу эремәләрне тәннең бик күп урынына сөртсәң, әлбәттә, алар тән тиресе аша сеңә һәм канга эләгә. Шуннан соң алар кан анализында күренә. Ситуацияне төрле яклап тикшерергә кирәк», — ди Елена Галиева.

Табиб балага тынычландыра торган дарулар биргән булулары да ихтимал дип саный. Тынычландыра торган дарулар, мәсәлән, корвалол, валокордин, валериана составында да этил спирты бар.

«Баланың канын кайчан алулары да мөһим — дәвалый башлаганчымы, әллә дәвалау процессындамы. Безгә бит биологик үрнәк кенә бирелә, аны алу вакыты һәм сәбәбе генә күрсәтелә», — Елена Галиева.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге эшне тикшерүне үз контроленә алган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Авариядән соң баладан алган кан анализында этил спирты 0,33 г/л концентрациядә булуы ачыкланды. Баланың алкоголь куллануы турында мәгълүмат табылмады», диелә бу хәбәрдә.\

НТВ каналы 9 яшьлек Артур турында сюжет күрсәтте. Малайлар кибеттән кайтып китә. Шул чакта аларны машина бәрдереп китә. Артур алкоголь кулланырга ярамавын белүе турында сөйли.

Моңа охшаш вакыйга 2017 елда Балашиха шәһәрендә булды. Биредә бер хатын 6 яшьлек малайны бәрдерә. Мәрхүм баланың канында 2,7 промилле алкоголь табыла. Кабат экспертиза да шундый ук нәтиҗә күрсәтә. Берничә айдан соң бу экспертиза белешмәсен суд кире кага. Кан тиешенчә алынмаган, аңа пычрак кергән һәм кан әчеп, спирт бүленеп чыкканы ачыклана.

Соңрак Балашихада авариядә һәлак булган баланың аек булуы расланды. Экспертның эшенә битараф каравы исбатланды. Бала канында алкоголь тапкан экспертны да, баланы бәрдергән хатынны да хөкем иттеләр.

2019 елда Киров өлкәсендә полиция хезмәткәре машинасы бәрдергәннән соң үлгән 6 яшьлек малай канында алкоголь табылган, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100