Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Крокодил нәни баланың башын чәйнәп ташлаган

Кызның таланган мәетен соңрак кына табалар.

news_top_970_100
Крокодил нәни баланың башын чәйнәп ташлаган
pixabay.com

Индонезиядә зур крокодил кыз балага ташланган. Кызның дуслары моны күреп куркуга калган. Ерткыч исә сабыйны иптәшләре каршында ук чәйнәгән. Кызның калдыкларын 15 октябрьдә тапканнар. Бу турыда Newsweek басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига килеп чыккан чакта Сучи Рамадхани исемле кыз бала дуслары белән елгада су керә. Әлеге хәл Буру утравындагы Телук районында була.

Биредә яшәүчеләр вакыйга урынына килеп җитә һәм рептилияне сөңге белән кадап үтерә. Бу вакытта крокодил баланың башын чәйни торган була. Крокодил эчендә баланың башка өлешләре табылмый. Кызның таланган мәетен соңрак кына табалар.

Балалар су коена торган елгада крокодиллар күп булуы билгеле. Соңгы ун елда биредә кимендә ике тапкыр фаҗига була. Шул чакта да крокодиллар балаларга ташлана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100