Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы фатирда ике егет мәете табылган

Аларны бик күп тапкыр пычак кадап үтергәннәр.

news_top_970_100
Казандагы фатирда ике егет мәете табылган
https://pixabay.com

24 октябрьдә Казанның Ибраһимов проспектындагы фатирларның берсендә ике егет мәете табыла. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Канал чыганагы сүзләренчә, мәетләрдә пычак белән кадалган урыннар бик күп була. Экспертлар егетләрнең үлү вакытын ачыклаячак.

Җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган, җинаять эше ачылган диелә бу хәбәрдә.

Mash Iptash телеграмм-каналы белешмәсе буенча, яшь ир-атларның мәетендә пычак белән кадалган 33 яра исәпләгәннәр. Мәрхүмнәргә 23 һәм 25 яшь. Алар Ибраһимов проспектында фатир арендалап яшәгән. 24 октябрь кичендә егетләрнең туганнары фатир хуҗасына шалтырата. Алар запас ачкыч сорый. Чөнки егетләр элемтәгә чыкмый башлаган булган. Фатир хуҗасы өстәмә ачкычларны бирә һәм фатирда җинаять булуы ачыклана.

Криминалистлар фатирда 32 яшьлек ир-атның бармак эзләрен таба һәм аны тоткарлыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100