Турист кыз селфи ясаганда кыядан егылып төшкән — видео | intertat.tatar

Турист кыз селфи ясаганда кыядан егылып төшкән — видео

30 метр биеклектән егылган кыз хастаханәдә үлгән.

Испаниянең Аликанте шәһәрендәге хастаханәдә 26 яшьлек турист кыз үлгән. Ул Украинадан килгән булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

14 сентябрьдә турист кыз Бенидорм мәйданчыгына менә, ул кыяда басып селфи ясарга маташа. Шул чакта ул 30 метр биеклектән диңгезгә егылып төшә. Аны хастаханәгә илтәләр. Туристның травмалары күп булуы ачыклана. Табиблар аңа ярдәм итә алмый, дип хәбәр итә биредәге матбугат чаралары.

Мәрхүмә кыз бер компаниядә кастинг-директор булып эшләгән. Алар яшьләр өчен юмор сериаллары төшергән.