Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Харьков янында Ан-26 хәрби самолеты һәлакәткә очраган

Cамолетта экипаж әгъзалары һәм курсантлар булган.

news_top_970_100
Харьков янында Ан-26 хәрби самолеты һәлакәткә очраган

Украинаның Харьков шәһәре тирәсендә Ан-26 хәрби самолеты һәлакәткә очраган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Украинаның Һава көчләре командалыгы Ан-26 катастрофасын раслаган. Самолет җиргә утырырга маташканда һәлакәткә очраган. Үлүчеләр һәм имгәнүчеләр бар, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Харьков өлкәсе башлыгы исән калучылар да булуын әйткән.

Якынча белешмә буенча, самолетта курсантлар булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Һәлакәт урынында төшерелгән видеода яна торган самолет күренә.

Курсантлар өйрәнү очышын башкарган. Урында коткаручылар эшли, диелә бу хәбәрдә.

Баштагы мәгълүмат буенча, самолетта 23 кеше — 5 экипаж әгъзасы һәм 18 курсант булган. 18 кеше үлгән, 2 кеше җитди имгәнгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости язды.

Соңрак һәлак булучылар саны 22 кешегә җитте. Бу турыда РИА Новости өлкә башлыгы Алексей Кучерга сылтама белән язды. 

«Якынча белешмә буенча, бортта 28 кеше була, аларның җидесе офицер, 21 кеше курсантлар. Кызганычка каршы, 22 кеше үлде, ике кеше исән, берсе бик авыр хәлдә. тагын дүрт кешенең язмышы билгеле түгел», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100